Габдессәлам Урай угълы

Печать
Изображение не найдено
Описание

            (1700–1767 елдан соң)

         Габдессәлам Урай угълы (Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчура: тәхәллүсе – Габдүш) Казан өязе Алат даругасындагы Мәңгәр авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы) туып, 1767 еллардан соң вафат була.

          Габдессәлам Урай угълы – дин эшлеклесе, шагыйрь, XIX йөзнең күренекле шагыйре Әбелманих Каргалыйның бабасы.

        1725 елдан ул күрше Ташкичү авылында балалар укыта. 1742–1746 елларда исә шул авылның имам хатибы һәм мөдәррисе була. Шул елны Габдессәлам Урай угълы Оренбург Каргалысына (Сәгыйд бистәсенә) күчеп китә. Анда мәдрәсә тота, ахун була. Габдессәламнең 1755–1756 елгы татар-башкорт восстанисе башлыкларының берсе Батырша белән тыгыз бәйләнештә торганлыгы хакында Батыршаның патшага язган хатында күрсәтелә. Россия империясенең Англия һәм Франция белән бер союзда булып Пруссиягә каршы алып барган җидееллык сугышы (1757–1763) вакытында Габдессәлам, рухани буларак, армиягә алына.

         Шул чорда язылган «Меллагол бәете» шигырендә ул рус армиясе сафларында сугышып һәлак булган татар солдаты образы иҗат итә. Шагыйрь иҗатында шулай ук мәхәббәт лирикасы һәм иҗтимагый тормыш турындагы уйланулары да шактый гына урын алып тора. Габдессәламнең әсәрләре гади халык телендә, халык авыз иҗаты рухында язылган, аларда шул заманга хас тормыш-көнкүрешнең реалистик детальләре чагылыш таба.

         Габдессәлам Урай угълының шигырьләре рус шагыйре Г.Р.Державинны да кызыксындырган, күрәсең: әсәрләренең кулъязмасы аның архивында да (Санкт-Петербургта) табыла. Шигырьләренең күпчелеге Казанда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.

Союз писателей РТ