Гадел Альберт

Печать
Изображение не найдено
Описание

      Драматург, артист-иллюзионист һәм сәхнәдә шоу-тамашалар куючы режиссер Альберт Гадел (Альберт Сафиулла улы Гаделшин) 1939 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Зәй районы Бигеш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

        1954 елда Яктыкүл җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның озак еллар дәвам иткән күчмә тормышы башланып китә. Ул әүвәл Пермь өлкәсендә заводта, Урта Азиядә комсомол төзелешләрендә һәм 1957 елда Казанга килеп, бер ел «Теплоконтроль» заводында эшли, 1958–1961 елларда Минск шәһәрендә гаскәри хезмәт мөддәтен уза.

       1961 елда, армиядән кайткач, Альберт Гадел Казанда яңа гына ачылган театр училищесына укырга керә, әмма матди як авыр булу сәбәпле укуын кичектереп, «Спартак» аяк киемнәре комбинатына кабат эшкә урнашырга мәҗбүр була. Шунда эшләгәндә ВЦСПСның халык театрларына режиссерлар әзерләү өчен оештырылган икееллык курсларына йөреп һәм М.Горький исемендәге клубта сәхнә практикасын узып, режиссерлык һөнәрен үзләштерә.

        1964 елдан башлап А.Гадел әүвәл Ульянов шәһәре филармониясе каршында Усман Әлмиев җитәкчелегендә оешкан татар эстрада-концерт бригадасында, аннары Татарстан дәүләт филармониясенең Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Сөләйман Йосыпов, Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров концерт бригадаларында артист-иллюзионист буларак тамашалар күрсәтеп йөри. 1968 елдан Казан циркында эшли башлый.

        Аның инициативасы белән дәүләт циркында татар коллективы оешып, 1970 елның июнь аенда коллективның тамашачы алдында беренче чыгышы була.

    1971 елда Альберт Гаделне Казан циркының баш режиссеры итеп билгелиләр. Бу чорда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, 1978–1980 елларда исә Мәскәүдә режиссерларның Югары курсларында белемен камилләштерә. Курсларны уңышлы тәмамлагач, аны Ярославль шәһәре циркына баш режиссер итеп җибәрәләр. 1981 елдан Альберт Гадел янәдән Казан циркының баш режиссеры хезмәтендә. Бу вазифаны ул егерме елдан артык берөзлексез тартып бара. Шул дәвердә үз сценарийлары нигезендә унсигез оригиналь тамаша куя, клоуннар репертуары өчен күп кенә көлкеле диалоглар һәм репризалар иҗат итә.

      Альберт Гаделнең театр сәнгате өлкәсендәге иҗат активлыгы да игътибарга лаеклы. Аның иллюзия ысулларына корылган әкият-пьесалары татар балалар-яшьләр драматургиясендә бер яңалык булып кабул ителә.

      «Шайтан гына өметсез» (Әлмәт театры, 1997), «Кырлай кызы Айсылу» (русча тәрҗемәдә, Казан, ТЮЗ), «Хикмәт бабай хикмәтләре» (Казан, Татар яшьләр театры, 1998), «Хикмәт бабай кәләпүше» (2000), «Бик куркыныч әкият» (2001) кебек тылсымлы әкият-пьесалары – шул төр әсәрләр җөмләсеннән. Әдипнең тормыштагы төрле драматик, фаҗигави хәлләрне яки көлкеле ситуацияләрне үзәккә алып зурлар сәхнәсе өчен язган пьесалары да бар («Бер чүлмәк алтын», «Чәчән кешесе», «Колымадан сәлам», «Кияүләр ярышы» һ.б.).

Союз писателей РТ