Камал Галиәсгар

Печать
Изображение не найдено
Описание

     (1879-1933)

     Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург, шагыйрь, журналист,  әдәбият  тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов) 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казан шәһәрендә һөнәрче-мехчы гаиләсендә дөньяга килә. Сабый вакыты әнисе Мәүгыйзәнең туган җире Түбән Масра дигән авылда (Татарстанның хәзерге Арча районы) әби-бабалары тәрбиясендә уза. Алты яшьләренә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтарылып, укуын әүвәл «Госмания» һәм «Ха-лидия» мәдрәсәләрендә, соңра, 1893-1900 елларда, шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә дәвам иттерә. Бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янындагы өч сыйныфлы русча мәктәптә дә башлангыч белем ала. Мәдрәсәдә укыган елларында әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган төрекчә, русча китапларны мавыгып укый. Ниһаять,  үзендә  дә иҗат  дәрте  уянып,  1898  елда «Бәхетсез  егет»  дип исемләнгән  тәүге  драмасын  яза. Күп  тә  үтми, икенчесе  дә  языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике  оригиналь  әсәр  һәм Г.Камал  тарафыннан  тәрҗемә ителгән төрек драматургы Нәмык Кәмалның «Кызганыч бала» («Заваллы чуҗык») драмасы 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыгалар.  Бер  үк  вакытта  яшь  автор шигырьләр,  хикәяләр  яза,  тәрҗемә өлкәсендә эшчәнлеген җәелдереп җибәрә.

     «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Г.Камал халык арасында аңбелем, мәгърифәт тарату эшенә үзеннән өлеш кертү максаты белән 1901елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елларга кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә, аннан соң да пайчы сыйфатында ширкәтнең эш-гамәлләренә якыннан катнашуын дәвам иттерә. Бу  елларда ул берничә  тапкыр Төркиягә  сәяхәт  ясый, һәр барган саен аннан Казанда сатып тарату өчен күпләп төрекчә китаплар алып кайта.

     Русиядәге  1905-1907  еллардагы  инкыйлаб Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге иҗтимагый  эшчәнлеге  һәм  әдәби иҗаты  киңәюгә  тагы  да зур  этәргеч  була.  1905  елның  октябреннән  ул Казанда  чыга  башлаган татарча беренче газета «Казан мөхбире»ндә эшләргә керешә, ә бераздан,

     1906 елның февралендә, милли-демократик юнәлештәге «Азат»  газетасына күчә, аның фактик мөхәррире була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме «Азат  халык» дип  үзгәртелеп,  ул бөтенләй Г.Камал наширлеге  һәм мөхәррирлегендә  чыга  башлый. Ләкин «Азат  халык»ның да  гомере  озын  булмый:  унбиш  саны  чыккач, милли  һәм  социалистик эчтәлектәге мәкаләләр бастырганы өчен, газета урындагы хакимият тарафыннан  туктатыла.

     Әдипнең шуннан соңгы газетачылык хезмәте башлыча педагог һәм тел галиме Әхмәтһади Максуди (Садри Максуди-Арсалның абыйсы) мөхәррирлегендә чыккан «Йолдыз» газетасы белән бәйле, ул анда 1917 елның октябренә кадәр  эшли. 1908-1909  елларда Г.Тукай белән бергә милли-демократик эчтәлектәге «Яшен» исемле көлке журналы чыгара. Г.Камал, бу журналның нашире, рәсми мөхәррире булуы белән беррәттән, анда күпсанлы мәкалә, шигырьләре һәм үзе  ясаган  карикатуралары белән дә  актив катнаша.

     Бу чорда Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗади уңышлары, татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм гамәли эшчәнлеге аеруча игътибарга  лаек.  1906  елның 22  декабрендә «Гыйшык  бәласе» (төрекчәдән Г.Кәрам  тәрҗемәсе)  һәм «Кызганыч  бала» (Нәмык Кәмал әсәре, Г.Камал тәрҗемәсе) пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашуы һәм матди, гамәли ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте, сәнгате  тарихына милли  профессиональ  театрның  туу  датасы  булып теркәлә. Профессиональ милли  театр барлыкка килү Г.Камалның иҗади дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. «Бәхетсез егет» (икенче варианты, 1907), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Уйнаш» («Өч бәдбәхет»нең камилләштерелгән варианты, 1910), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Дәҗҗал» (1912), «Каениш» (1912) – инкыйлабкача татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткенүтемле, юмор катыш сатира чаралары белән искелекне, иҗтимагый торгынлыкны, мещанлыкны тәнкыйть иткән драма һәм комедияләр – әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң биек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән саналалар.

     Г.Камалның бу чор әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендә иҗаты да бай эчтәлек һәм заманча актуальлеге белән аерылып тора. 1905-1915 еллар  арасында  әдип «Казан мөхбире», «Азат», «Азат халык», «Әлислах» һәм бигрәк тә «Йолдыз» газеталары битләрендә татар иҗтимагый тормышының  һәм  әдәби  хәрәкәтенең,  театр  сәнгатенең  төрле мәсьәләләренә багышланган йөзләрчә публицистик,  әдәби  тәнкыйть мәкаләләре,  яңа чыккан китапларга, сәхнәдә уйналган яңа спектакль премьераларына рецензияләр бастыра. Аларда да драматург, сәхнә әсәрләрендәге кебек үк, үткен  күзле  сәясәтче,  тынгысыз  тәнкыйтьче  һәм  туган  халкының мәнфәгатьләрен яклаучы, милли мәдәният үсешен кайгыртучы ватандар шәхес булып күз алдына килеп баса.

     1912  елның  көзендә Балкан  берлеге  дәүләтләре (Болгария, Греция, Сербия, Черногория) белән Төркия арасында тарихта Икенче Балкан сугышы дип йөртелгән низаг башлангач, «Йолдыз» газетасы идарәсе Г.Камалны Төркиягә үзенең махсус мөхбире итеп җибәрә. Русиядән 1912 елның ноябрь урталарында китеп, 1913  елның  гыйнвар  ахырларына кадәр Истанбул шәһәрендә яши һәм Төркиядәге сугыш чоры вазгыяте, халкының тормышы-көнкүреше,  сугышка мөнәсәбәте, хөкүмәт даирәләренең  эчке һәм тышкы сәясәте, төрле сәяси фиркаләр арасындагы көрәш һәм башкалар турында «Йолдыз» газетасына озын-озын мәкаләләр язып тора (җәмгысы унбишләп мәкалә, шулардан күпчелеге – «Йолдыз»да, берничәсе Оренбургтагы «Вакыт» газетасында басылган).

     1914-1917 еллар дәвамында Г.Камал газетадагы журналистлык эшеннән  тыш  рус  һәм дөнья  әдәбиятыннан  татар  теленә шактый  күп  сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында рус драматургларыннан А.Островскийның «Яшенле яңгыр» («Гроза», 1914), Н.Гогольнең «Ревизор» (1916), француз драматургы Ж.Мольерның төрек теле аша тәрҗемә ителгән «Саран» (1914) һәм «Ирексездән табиб» (1916), төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Дөхтәре һинд» («Һинд кызы», 1917), Нәмык Кәмалның «Ватан» (1917) пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу тәрҗемә әсәрләр, шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгате үсешенә уңай йогынты ясаганнар.

     1923 елда әдәби эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән аңа «Хезмәт батыры» дигән, ә 1926 елда, татар профессиональ театрының егерме  еллыгында, «Татарстанның  халык  драматургы»  дигән шәрәфле исемнәр бирелә. 1939 елдан исә татарның төп театры – Татар академия театры да драматургның абруйлы исемен йөртә башлый. Үзе исән чагында Г.Камалның ике томнан торган әсәрләр җыелмасы нәшер ителә. 1978-1981  елларда исә  тууына йөз  ел  тулу уңае белән өч томлык әсәрләр тупланмасы басыла.

     Галиәсгар Камал 1933  елның 16 июнендә 54  яшендә Казанда  вафат була.

Союз писателей РТ